Республики Татарстан «Согласовано»




Скачать 448.41 Kb.
НазваниеРеспублики Татарстан «Согласовано»
страница1/3
Дата конвертации19.02.2016
Размер448.41 Kb.
ТипДокументы
источникhttps://edu.tatar.ru/upload/images/files/11класс татарская литература 14-15.rtf
  1   2   3
МБОУ «Рудницкая средняя общеобразовательная школа» п.г.т Тенишево

Камско – Устьинского муниципального района Республики Татарстан



«Согласовано»

Руководитель МО учителей татарского языка и литературы МБОУ «Рудницкая СОШ»

п.г.т Тенишево

___________/Лизунина Э.Х./

Протокол № от «__» _____________2014г

«Согласовано»

Заместитель директора по УВР

МБОУ « Рудницкая СОШ» п.г.т Тенишево

___________/Хусаинова С.В./

«__»_____________2014г


« Утверждаю»

Директор МБОУ «Рудницкая СОШ»

п.г.т Тенишево

___________ /Хафизова Р.Х./

«__»___________2014г



РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

по литературе

для 11 класса

на 2014- 2015 учебный год

Составлена к учебнику «Татар теле» Р.З. Хайдаровой, Р.Л. Малафеевой


Разработала:

Хусаинова Венера Рустамовна,

учитель татарского языка и литературы

I квалификационной категории

2014 г.

Аңлатма язуы


Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1.РФның “Мәгариф турында” законы

2.ТРның “Мәгариф турында” законы

3. РТ Мәгариф һәм фән министрлыгы. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартлары.Казан,2008.

4. Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы. Татар теле һәм әдәбияты. Үрнәк программалар. (Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технологияләр нигезендә укыту программасы 1 – 11нче сыйныфлар. Казан, Татарстан китап нәшрияты,2011;

5. Дәреслек : Хәйдәрова Р.З. Татар теле 11 нче сыйныф. -Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

6. “Әдәбият” предметын укыту үзенчәлекләре.- Казан, 2014

Тататр әдәбяты укытуның максатлары

1. Матур әдәбият текстларын кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны белү; әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру.

2. Гуманлылык карашлары, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, татар әдәбиятына һәм татар халкының рухи һәм мәдәни кыйммәтләренә ихтирам тәрбияләү.

3. Телдән һәм язма сөйләм аша әдәби зәвык үстерү.

4. татар классик әдәбияты, балалар әдәбияты, хәзерге татар әдәбиятының күренекле вәкилләрен атый белү, аларның әсәрләреннән алынган өзекләрнең эчтәлеген аңлау һәм фикер алыша белү.

5. Татар халкының әдәбияты, тарихы, мәдәнияте буенча мәгълүматлы булу.

6. Татар сәнгатенең күренекле вәкилләре турында хәбәрдар булу.

Татар әдәбияты укытуның бурычлары

1) татар әдәбияты әсәрләре аша укучыларны татар халкының тарихы, рухи казанышлары, тормыш-яшәеш үзенчәлекләре белән таныштыру;

2) укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен һәм осталыкларын камилләштерү, фикер эшчәнлеген үстерү, татар телен укытуның сыйфатын яхшырту;

3) татар әдәбиятының алтын хәзинәсен тәшкил иткән әдәби әсәрләрдән алынган өзекләр һәм аларның авторлары турында мәгълүмат бирү;

4) гомумкешелек әхлакый сыйфатлар тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның дөньяга карашын формалаштыру, аларда уңай сыйфатлар тәрбияләү, әдәбият белән кызыксынуларын арттыру;

5) танылган язучы һәм шагыйрьләрнең иҗаты, тормыш юлы турында кыскача белешмә бирү;

6) вакытлы матбугат язмаларын, мәгълүмати текстларны укырга һәм аларга күзәтү ясарга, анда күтәрелгән мәсьәләләргә карата үз мөнәсәбәтеңне дәлилләп белдерергә күнектерү.

Уку елы башында укучыларның гомумбелем һәм фән буенча белем күнегмәләренә характеристика

Укучы җанлы сөйләмне тыңлап аңлап, сөйләшүдә катнаша ала; диктор сөйләмен тыңлап, эчтәлеге буенча мөстәкыйль эшләр эшли; укылган (тыңланган) текстның эчтәлеге буенча фикер алышуда катнаша; кара-карша сөйләшү барышында аралашу максатына ирешә һәм үз фикерен дәлилли; табигать күренешләрен, төрле вакыйгаларны тасвирлый сәяси-иҗтимагый һәм мәдәни тормыш яңалыклары турында хәбәр итә; укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген эзлекле һәм нигезле итеп сөйләп бирә; әдәби әсәрләрдән алыган өзекләрнең, фәнни-популяр текстларның эчтәлеген тулысынча аңлап укый, кирәкле мәгълүматны табып әйтә; шигырьләрне яттан өйрәнә һәм сәнгатьле итеп сөйли; лексик темага караган бәйләнешле текст яза; укылган (тыңланган) текстның планын төзи, эчтәлеген яза; тәкъдим ителгән темага реферат яза ала.


Уку елы дәвамында формалаштырылырга тиешле белем һәм күнекмәләр

Җанлы сөйләмне тыңлап аңлап, сөйләшүдә катнаша; тыңланган мәгълүматны аңлатып бирә, сорауларга җавап бирә; аралашканда төрле репликалардан (сораштыру, кабатлап сорау, тәкъдим итү, риза булу) урынлы файдалана; аралашу барышында фикерне төгәл җиткерә; киңәйтелгән репликаларны кулланып, сөйләшү үткәрә; укылган текстларның эчтәлеге буенча бәхәсләрдә катнашканда, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслый һәм дәлилли; әдәби әсәрләрнең эчтәлеге буенча әңгәмә кора; төрле җөмлә калыпларын кулланып, мөһим вакыйгалар, дөнья яңалыклары турында хәбәр итә алу һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне һәм фикерләреңне белдерә; кирәкле темага телдән бәйләнешле текст төзи алу, сөйләмне эзлекле һәм аңлаешлы итеп оештыра; татар классик әдипләренең тормышы һәм иҗаты турында сөйли; әдәби әсәрләрдә күтәрелгән проблемаларны аңлый һәм аларга карата үз фикерләреңне дәлилләп әйтә; әсәрдәге геройларны характерлап, алар турында фикер әйтә; тексттан кирәкле мәгълүматны таба алу һәм аның эчтәлеген телдән яки язмача белдерә; текст белән мөстәкыйль эшли; шигъри текстларны яттан сөйли; әдәби текстның төрен һәм жанрын билгели; аерым автор һәм аның әсәрләре, татар әдәбияты турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, Интернет аша таба; аралашу ситуацияләренә карата фикерләрне язмача белдерә; укылган текстның планын төзи; өйрәнелгән әсәр эчтәлегенә нигезләнеп, сочинение яза алу; тәкъдим ителгән темага реферат яза алырга тиеш.

Программага кертелгән үзгәрешләр:

Программада сөйләмнең орфоэпик, интонацион, орфографик ягын, лексик ягын, грамматик ягын үзләштерүгә таләпләр куелган. Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр төгәл һәм ачык билгеләнгән. 11 нче класста грамматик материал элек өйрәнелгәннәрне кабатлауга корылган, ләкин тулыландырыла, кызыклы мәгълүматлар белән баетыла. Татар теленә өйрәткәндә предметара бәйләнеш әһәмиятле урын тота: география, тарих, рус теле һәм башка фәннәрне бәйләп укыту дәресне эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырырга мөмкинлек бирә.

Программада аралашу өчен унбер тема бирелгән, ә дәреслектә дүрт кенә тема. Шуңа кайбер темалар берләштерелде. Программадагы “Югары белем”, “Фән казанышлары”, “Һөнәр сайлау” темалары дәреслектәге “Алда юллар, кайсын сайларга?” темасына кертелде. “Ял итү”, “Татар музыка сәнгате һәм фестивальләр” – “ Гаилә һәм балалар” темасына берләштерелде. Программада күрсәтелмәгән “Мәхәббәт – гаиләнең нигезе” темасы уңышлы кулланыла, укучыларны киләчәк тормышка әзерләү юлында бер адым булып тора. Дәреслектәге “Татарстан Республикасы” темасы үз Ватаныңа мәхәббәт тәрбияләү максатыннан отышлы. 11 нче сыйныфта укучылар Җ.Тәрҗеманов, Т.Миңнуллин, М.Насыйбуллин, Г.Әпсәләмов, Г.Кутуй, Г.Әхтәмова, Р.Хафизова, Нурзилә, Г.Мөхәмәтшин, А.Гыймадиев, З.Хәким әсәрләреннән өзекләр белән танышалар, аларның эчтәлеге буенча диологик, монологик сөйләмгә чыгалар. Шулай ук Ф.Яруллин, Р.Рәкыйпов, Х.Туфан, Р.Гаташ шигырьләрен өйрәнәләр. Болардан тыш дәреслеккә вакытлы матбугаттан бүгенге көндә бик актуаль булган текстлар, кызыклы материаллар да кертелгән.


ПРОГРАММАНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ




Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

Темага караган төп төшенчәләр

1

Алда юллар, кайсын сайларга?

24

Киләчәк, уку йорты, заман, киләчәк мәктәбе, борчый, икътисади, шәфкатьле, җаваплы.

2

Татарстан Республикасы

13

Үз Ватаныңның казанышларына горурлык хисе тәрбияләү, үсеш дәрәҗәсе, экономик куәте, дөньякүләм урыны, өлеш, бөтендөнья тарихы, ярышлар, спорт корылмалары.

3

Гаилә һәм балалар

21

Гадәт,тәмәке, агулы, ярсыну, шәраб, сыра, аек, кәсеп, сәбәп. Киләчәк буынның сәламәтлеген кайгырту.Гаиләдә бер-береңә тугры, мәрхәмәтле булырга кирәк икәнен төшендерү


4

Мәхәббәт – гаиләнең нигезе

12

Битараф, ялагай, тыйнак, җитди, кыяфәт, мактыйлар

Тормышта чын дуслыкның әһәмиятен төшенергә булышу




Укытуның методик тәэмин ителеше

Укыту - методик әдәбият:

  1. Дәреслек. Татар теле 11 нче сыйныф (рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәп өчен) Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева, 2010 ел.

  2. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары.

  3. Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)

  4. Татар теленнән күнегүләр җыентыгы. Рус мәктәпләрендә эшләүче укытучылар өчен методик ярдәмлек. Яр Чаллы Мәгариф идарәсе, 2001 ел.

  5. Интернет –ресурслар:

  1. http://. belem.ru   anatele.ef.com “Ана теле” он-лайн мәктәбе.

http://. tatar.ru ТР рәсми серверы Balarf.ruБиблиотека Бала

http://. tatcenter.ru ТР мәгълүмати – аналитик порталы http://edu.tatar.ru ТР электрон образованиясе

http://www.mon.tatar.ru

Электрон китапханә kitap.net.ru

Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып бирелде:

ЛКФ – лексик күнекмәләр формалаштыру;

ЛКК – лексик күнекмәләр камилләштерү;

ГКФ – грамматик күнекмәләр формалаштыру;

ГКК – грамматик күнекмәләр камилләштерү;

ЛГКК – лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү;

Д/с – диологик сөйләм;

М/с – монологик сөйләм.



Пред мет

Сый

ныф

барлы гы

Атна га

Сочине

ние

программа

дәреслек



әдәбият



11



70



2



1

Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар) / Төзүчеләре: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. – Казан: Тат.кит. нәшрияты, 2011

Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек/ рус телендә сөйләшүче балалар өчен. – Казан: Мәгариф, 2010. – 167 б. Авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева

  1   2   3

Похожие:

Республики Татарстан «Согласовано» iconРеспублики татарстан татарстан республикасы министрлар кабинеты
В целях реализации комплексного проекта «Электронное Правительство Республики Татарстан», повышения эффективности информирования...
Республики Татарстан «Согласовано» iconИтоги деятельности Агентства инвестиционного развития Республики Татарстан в 2013 году и перспективы курируемой Агентством отрасли в 2014
Агентство инвестиционного развития Республики Татарстан является органом исполнительной власти Республики Татарстан (ведомством Республики...
Республики Татарстан «Согласовано» iconПаспорт Программы
Закона Республики Татарстан от 13. 10. 2008 n 105-зрт "О профилактике правонарушений в Республике Татарстан" Кабинет Министров Республики...
Республики Татарстан «Согласовано» iconРеспублики татарстан татарстан республикасы
Межведомственной комиссии по борьбе со спид при Кабинете Министров Республики Татарстан, утвержденный постановлением Кабинета Министров...
Республики Татарстан «Согласовано» iconМинистрлар Кабинеты Матбугат Хезмђте Пресс-служба Кабинета Министров Республики Татарстан
Об итогах визита Министра-наставника Республики Сингапур Ли Куан ю в Республику Татарстан
Республики Татарстан «Согласовано» iconСправка о состоянии работы по профилактике правонарушений в Апастовском муниципальном районе Республики Татарстан
Руководитель рабочей группы Правительственной комиссии Республики Татарстан по профилактике правонарушений
Республики Татарстан «Согласовано» iconОб утверждении районной программы по снижению в Аксубаевском муниципальном районе Республики Татарстан распространения
Республики Татарстан вирусом иммунодефицита человека (вич-инфекции), усиления профилактической работы в группах риска и с населением...
Республики Татарстан «Согласовано» iconБеркетмә №1
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел,...
Республики Татарстан «Согласовано» iconУтверждено решением Научно-консультативного совета зао «Авторское агентство «Артпатентъ» от 15. 02. 2008 №1-08 положение о конкурсе среди студентов и аспирантов высших учебных заведений (юридических факультетов вузов) г.
Конкурс проводится в рамках научно образовательной программы Научно-консультативного совета зао авторское агентство «Артпатентъ»...
Республики Татарстан «Согласовано» iconМинистров республики татарстан
Татарстан китаплары” библиографик күрсәткеченең 6нчы томы 1979, 1986, 1995 һәм 2004 елларда басылып чыккан 1нче, 2нче, 4нче һәм 5нче...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©kzdocs.docdat.com 2012
обратиться к администрации
Документы
Главная страница