Программа «Татар теленә өйрәтү»




Скачать 228.73 Kb.
НазваниеПрограмма «Татар теленә өйрәтү»
Дата конвертации15.02.2016
Размер228.73 Kb.
ТипПрограмма
источникhttp://old.kpfu.ru/f11/bin_files/tat_posl!19.rtf


УНИВЕРСИТЕТЫ
КАЗАН ДӘҮЛӘТ

татар теленә өйрәтү кафедрасы


ТАТАР МӘКАЛЬЛӘРЕНЕҢ ТЕЛ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Татар филологиясе һәм тарихы факультеты студентлары өчен махсус курс программасы

КАЗАН - 2003

Тезүче - филология фәннәре кандидаты ассистент Г.Ә. Нәбиуллина

МАХСУС КУРСНЫҢ МАКСАТЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ

КДУда татар филологиясе һәм тарихы факультетының IV курс студентлары өчен укыла торган бу курс 34 сәгатькә исәпләнгән һәм семестр ахырында зачет белән тәмамлана.

Махсус курсның максаты — фольклор әсәрләренең телен өйрәнү (лингвофольклористика) мәсьәләләре белән танышу; мәкальләрнең тел- стиль үзенчәлекләрен тикшерү; мәкальләргә синтаксик һәм функциональ-семантик анализ ясау; жанр үзенчәлекләре, җанлы сөйләм теле, тел тарихы белән бәйләнештә фәнни-комплекслы күзәтүләр үткәрү.


Фенни мехәррир филология фәннәре докторы профессор

Сафиуллина Ф.С.

Программа «Татар теленә өйрәтү» кафедрасы утырышында (15 апрель 2003 ел, №9 беркетмә) тикшерелде, расланды һәм басарга тәкъдим ителде


Кереш

1. Дөнья халыкларының фольклор иҗаты (мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, җырлар, әкиятләр һ.б.)- Афористик жанрлар (паремияләр). Татар халкының афористик иҗаты (татар паремиясенең жанрлары һәм төрләре: мәкальләр, әйтемнәр, канатлы сүзләр, сынамышлар, ышанулар, ырымнар, әзер җаваплар, җор сүзләр, табышмаклар һ.б.).

  1. Фольклор әсәрләрен тел ягыннан өйрәнү мәсьәләсе. Фольклор
    телен өйрәнү тарихы (И.А.Оссовецкий, А.Н.Веселовский, А.ИЕвгеньева,
    В.Я.Пропп, З.К.Тарланов, А.Т.Хроленко, А.Аннануров, Х.Абдурахманов
    һ.б.)- Татар халык авыз иҗаты әсәрләренең төрле принциптан: поэтик,
    лексик-семантик, структур-синтаксик яктан өйрәнелүе. Татар теле
    гыйлемендә лингвофольклористика формалашу (З.Мәҗитов, Г.Ахунҗанов,
    Х.Мәхмүтов, К.М.Миңнуллин, Н.Н.Фаттахова һ.б.).

  2. Фольклор теле — «гомумхалык теле, сәнгатьчә эшкәртелгән
    җанлы сөйләм теле» (З.К.Тарланов). Гомумхалык теленең фольклор теле
    һәм койне буларак оешуы. Фольклор теле һәм диалект арасындагы
    мөнәсәбәтләр. Фольклор теле һәм матур әдәбият теле арасындагы
    мөнәсәбәтләр.

I. Мәкальләрне тел ягыннан өйрәнү мәсьәләсе

1. Халык авыз иҗатының афористик жанры буларак мәкальләр. Мәкальләрнең башка фольклор әсәрләре белән уртак һәм аермалы яклары. Мәкальләрнең жанр табигате, поэтикасы, структурасы. Тел җәүһәрләренең җанлы һәм язма сөйләмдә кулланылышы, текстта яшәеше; тормыштагы

роле һәм әһәмияте.

2. Мәкальләрне фәнни өйрәнү (тарих, этнография, хокук, педагогика, этика, эстетика, әдәбият, тел фәннәрен өйрәнүдәге әһәмияте). Мәкальләрне тел ягыннан өйрәнү мәсьәләсе: гомумхалык телен, тел тарихын, тарихи грамматиканы, тел гыйлемен, лингвофольклористиканы өйрәнү өлкәләрендәге әһәмиятен билгеләү.

3. Дөнья халыклары мәкальләрен тел-стиль, лексик һәм структур-синтаксик яссылыкта өйрәнү тарихына гомуми күзәтү ясау.

3.1. Рус мәкальләренең синтаксик төзелешен фәнни тикшерү
(А.А.Шрамм, Г.С.Варлакова, И.А.Филипповская, З.К.Тарланов).

3.2. Төрки халыклар — төркмән (А.Аннануров), казах (Р.Сарсенбаев).
үзбәк (Х.Абдурахманов), әзербайҗан (Г.Н.Юсифов), каракалпак
(Г.Ниятуллаев), чуаш (Ю.Ф.Ефимов) һ.б. халык мәкальләренең тел-стиль.
лексик-семантик, структур-синтаксик яктан махсус өйрәнелүе.

II. Татар мәкальләрен туплау һәм фәнни өйрәнү мәсьәләсе

1. Татар халык мәкальләрен туплау. XIX гасырның I яртысында И.Снегирев (1831), М.Иванов (1842), И.Березин (1857); XIX гасырның II яртысында С.Кукляшев (1859), М.Ш.Салихов (1880), К.Насыйри (1880, 1884), Г.Фәезханов (1889), Т.Яхин (1897), Т.Миниев (1904), Х.Бәдигъ (1912, 1913, 1926) тарафыннан төзелгән төрле басма чыганакларда -хрестоматияләрдә, сүзлекләрдә, фольклор җыентыкларында мәкальләрнең туплануы. Х.Гали, Х.Ярми, Л.Җәләй, Н.Борһанова, Л.Мәхмүтова,

.

Н.Исәнбәт, Х.Мәхмүтов тарафыннан бастырылган мәкаль җыентыклары. Аларга гомуми күзәтү ясау.

  1. Татар халык мәкальләренең байлыгы, эчтәлеге, тематикасы.
    Борынгы төрки язма истәлекләрдә сакланып калган мәкальләр (Орхон
    язмаларындагы, М.Кашгарыйның «Диване-лөгатет-төрк» истәлегендәге
    паремияләр). Борынгы мәкальләрнең бүгенге төрдәшләре, фонетик,
    лексик, морфологик, синтаксик вариантлары (Х.Мәхмүтов эзләнүләре
    буенча).

  2. Татар мәкальләрен фәнни өйрәнү тарихы. (М.Мамин, Х.Ярми,
    Н.Исәнбәт, З.Мәҗитов, М.Мәһдиев, Ф.Урманчеев, Х.Мәхмүтов, А.Яхин
    хезмәтләре).

4. Татар мәкальләренең фольклористик планда өйрәнелүе.
Мәкальләрнең шигъри, поэтик, стилистик үзенчәлекләре.

5. Татар мәкальләрен тел ягыннан өйрәнү. Аларның лексик-семантик,
поэтик-синтаксик, структур-синтаксик үзенчәлекләрен тикшерү
(Х.Госман, Х.Мәхмүтов, А.Ахметшина, Г.Ә.Нәбиуллина,
Г.Р.Мөгтәсимова, Э.Н.Федорова).

III. Татар мәкальләренең синтаксик төзелеше

  1. Мәкальләрнең структур-синтаксик яктан оешуы.

  2. Мәкальләрдә гади җөмлә синтаксисы.

2.1. Ике һәм бер составлы җөмлә үзенчәлекләре. Ике составлы
җөмләләрдә баш һәм иярчен кисәкләрнең бирелеше. Җыйнак һәм җәенке
структуралар (2-4 кисәкле продуктив калыпларны билгеләү).

  1. Бер составлы фигыль җөмләләр. Билгеле үтәүчеле, гомуми һәм
    билгесез үтәүчеле җөмлә үзенчәлекләре. Атау җөмләләр рәвешендәге
    мәкальләр. Атау җөмләләрдә иянең бирелеше. Детерминантлар белән
    җәенкеләнгән структуралар.

  2. Раслау һәм инкяр җөмлә үзенчәлекләре.

2.4. Хикәя, сорау, өндәү җөмләләр формасындагы мәкальләрнең

үзенчәлекләре.

2.5. Мәкальләрдә сүз тәртибе. Инверсиягә нигезләнгән структуралар.

3. Мәкальләрдә кушма җөмлә синтаксисы

3. 1. Мәкальләрдә тезмә кушма җөмләләр. Аларның кулланылыш ешлыгы һәм структур оешу үзенчәлекләре (синтаксик параллелизм, кабатланган сүзләр, ритм-рифма). Синтаксик параллелизмга корылган продуктив калыпларны билгеләү.

3.1.1. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр рәвешендәге мәкальләр. Каршы кую интонациясе аша бәйләнгән мәкальләр (тулысынча һәм кискен, эш-гамөлләрне раслау һәм инкяр итеп каршы кую, градациягә корылган каршы кую мөнәсәбәтләре). Каршы кую мөнәсәбәтендәге төзелмәләрнең структур-семантик бәйләнешен ныгытуга ярдәм итүче лексик-грамматик чараларның (даими һәм контекстуаль антонимнар, хәбәрләрнең барлык-юклык формаларында килүе) ролен билгеләү. Тезү интонациясе аша бәйләнгән мәкальләр (янәшә куеп чагыштыру, тиңләшү-параллельлек, вакыт мөнәсәбәтләре). Компонентлары сорау җөмләләргә нигезләнгән тезмә кушма җөмләләр. Тезмә кушма җөмләләр составында килгән сорау алмашлыкларының ролен билгеләү. Компонентлары атау җөмләләр белән бирелгән тезмә кушма җөмләләр.

3.1.2. Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр. Мәкальләрдә җыючы да/дә (та/тә), ни/ни, һәм, бүлүче әле/әле, элпә/әллә, бер/бер, каршы куючы әмма, әмма ләкин, тик теркәгечләренең кулланылышын билгеләү. Мәкальләрдә фразеологияләшкән тезмә кушма җөмләләр. Тезмә кушма җөмләләр формасындагы мәкальләрнең — жанр табигате, җанлы сөйләм теле, тел тарихы белән бәйләнештә кулланылыш үзенчәлекләрен ачыклау. 3. 2. Иярченле кушма җөмләләр рәвешендәге мәкальләр.

6

.

3.2.1. Синтетик иярченле кушма җөмләләр рәвешендәге (мәкальләр; аларны структур %тан ТӨркемләү. Хәбәре шарт фигьпль, кире шцрт фигыль белән бирелгән иЯрЧен җөмләләр; аларга функциоыаль-семантик анализ. Шартлы төзелмәләрең КуЛЛанылышын мәкальләр;нсң жанр Табигате -шартлы хөкем беЛдерү үзенчәлеге, телебездә иярчен шарт җөмләләрнең борынгы төрки Ч()рлардан уК актив кулланылып ки1түе белән бәйләнештә карау.

Хәбәре хәл фигыльләр (продуктив -ганчыАгәыче (-канчы Акәнче); -гачАгәч (-качАкәц) формалы һәм -ыпАепАп, кабатглауЯЫ -а/-ә (-ый/-и) формалы); сыйфат фИГЫЛЬЛӘр (продуктив -ганАгәт (-ка»Акән) формалы һәм -арАәрАр, -аоы/_дсе (.ыЦсыАисе) формалы сыйфат фигыльләр); исем фигыль; 3 зат бо.ерЫк фигыльнең берлеге һәм хәбәре бар/юк хәбәрлек сүзләре; сыйфат һәм рэВеш белән бирелгән иярчен Җөмләләргә функциональ-сема.Нтик анализ. Продуктив синстаксЯК калыпларны билгеләү.

Синтетик төзелмәләрнең структур һәм функцио»наль-семантик яктан типиклашуы. Мәкальләрдә күпмәгънөлелеккә (вакыт-ш*рт, ва(сыт-сәбәп, вакыт-шарт-сәбәп мөнәсәбәтләре) нигезләнгән синтетик төзелмәләрнең кулланылышын Ачыклау. Компонентларның үзара сТРУетУР-семантик бәйләнешен ныгыгуГа ярдәм иткән лексик-грамматикс чараларны билгеләү. Синтетик төзелм<эЛӘр рәвешендәге мәкальләрнең тотряклы синтаксик калыпларын күрсәтү

3.2.2. Аналитик иярченле кушма җөмләләр рәвешендәге мәкальләр. МөнәСӘ5әтле СүЗЛӘр аша бәйләнгән аналитик Җөмләләргә структур һәм Фу1цсциональ-семантик анализ. Мәкальләргә парлы {кем -шул, ни - шул, нинди - шундый, ни - шуны, ничек - шулай, кемнеке - туныкы чаралары белән, бәйләнгән продуктив калыплар) һәм ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр {шул, шуңа> шуны, шундый, шулай, шулай да, алай да, аннан,

1




аннары,, аннан соң, шуннан соң) ярдәмендә бәйләнгән аналитик җөмләләрнең кулланылыш үзенчәлекләре.

Интонацион чаралар ярдәмендә бәйләнгән мәкальләр һәм аларның структур-семантик калыплары (сәбәп-нәтиҗә, шарт-нәтиҗә, аныклау һәм төгәлләү бәйләнешендәге аналитик җөмләләр).

Ияртүче теркәгечләр (чөнки, әгәр, ул да булса, юкса, өстенә) һәм дип, дигән, ди бөйлек-теркәгеч сүзләре ярдәмендә бәйләнгән синтаксик төзелмәләр. Аналитик төзелмәләр формасындагы мәкальләрнең жанр табигате, тел тарихы яссылыгында кулланылыш үзенчәлекләрен ачыклау.

4. Мәкальләрдә катлаулы (3 — 10 компоненетлы) кушма җөмләләр. Аларның кулланылыш ешлыгы. Күп тезмәле катлаулы кушма җөмләләр рәвешендәге мәкальләрнең структур-семантик үзенчәлекләре (3, 4, 5 һәм 6 компоненттан торган продуктив калыплар). Дүртьюллыклар һәм кыска хикәяләүгә корылган күп тезмәле катлаулы кушма җөмләләр. Катнаш кушма җөмләләр рәвешендәге мәкальләрнең структур-семантик үзенчәлекләре. Тезүле һәм ияртүле бәйләнештәге компонентлары синтаксик параллелизмга корылган мәкальләрнең продуктив калыпларын билгеләү (4, 6, 8 компонентлы мәкальләр). Берничә мәкаль берләшмәсеннән торган күпкомпонентлы мәкальләр. Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр (бер-бер артлы иярүле, тиңдәш һәм тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр) рәвешендәге

мәкальләр.

5. Диалог һәм туры сөйләм формасына корылган мәкальләр. Мондый мәкальләрнең билгеле бер, хөкемне композицион оештыруы ягыннан аерылып торуы. Мәкальләрдә туры сөйләмнең кайбер борынгы элементлары сакланып калуы (әйтте... дип (дигән, ди) калыбындагы мәкальләр). Борынгы төрки фольклор иҗатыннан ук кулланылып килгән велеризмнар. Мәкаль-мәзәклөр, мәкаль-мәсәлләр һәм башка фольклор әсәрләре белән бәйләнешле мәкальләр.

6. Татар мәкальләре синтаксисының гомуми үзенчәлекләрен,
синтаксик оешуының, «эчке һәм тышкы камиллегенең серен» ачыклау.
Мәкальләрнең синтаксик төзелешендә әһәмиятле поэтик һәм композицион
алымнар, стилистик фигураларның (синтаксик параллелизм, ассонанс,
аллитерация, ритм-рифма, кабатлаулар (анафора, эпифора, композицион
ялгау); эвфония һ.б.) һәм башка мөһим чараларның (семантик тартылу,
эллипсис) ролен билгеләү.

7. Мәкальләр һәм халык афоризмнары. Г.Тукай, М.Гафури, С.Рәмиев,
Акмулла, Һ.Такташ, Ф.Кәрим, М.Җәлил, М.Госманов, Р.Фәйзуллин,
З.Хәким, Т.Миңнуллин, Батулла кебек һ.б. мәшһүр әдипләрнең
афоризмнары. Мәкальләр һәм халык афоризмнарының структур-синтаксик
үзенчәлекләре: уртак һәм аермалы яклар.

РЕФЕРАТ ТЕМАЛАРЫ

1. Татар халык мәкальләрен җыю, фәнни яктан өйрәнү тарихы.

  1. Мәкальләрдә татар халкы тарихының чагылышы.

  2. Мәкальләрдә татар халкыньщ гореф-гадәтләре, йолаларының
    чагылышы.

  3. Мәкальләрнең татар халкы этнографиясен өйрәнүдәге роле.

  4. Мәкальләрнең тематикасы. Халык, милләт темасына караган
    мәкальләр.

  5. Мәкальләрнең тематикасы. Тел темасына караган мәкальләр.

  6. Мәкальләрнең тематикасы. Туган җир темасына караган
    мәкальләр.

  7. Татар Һәм рус халык мәкальләренең тематик үзенчәлекләре.

  8. Хәзерге телебездә кулланылган мәкальләрнең борынгы
    төрдәшләре.

10. Мәкальләр синтаксисында сәнгатьчә алымнар һәм тел-
сурәтләү чаралары (синтаксик параллелизм, кабатлаулар, антитеза,
чагыштырулар, җанландыру, ирония, гипербола).

  1. Тел байлыгын, сүз сәнгатен үстерүдә мәкальләрнең роле.

  1. Мәкальләр - «телебезнең грамматик төзелешен, тел тарихын
    саклап килгән хәзинә».

13. Тел дәреслекләрендә татар мәкальләренең кулланылышы.
414. Тел материалын өйрәтүдә мәкальләрнең роле.

  1. Гади җөмлә синтаксисын өйрәтүдә мәкальләрне куллану.

  2. Кушма җөмлә синтаксисын өйрәтүдә мәкальләрне куллану.

  3. Тарихи синтаксисны өйрәнүдә мәкальләрнең әһәмияте (Н.К.
    Дмитриев, Н.З.Гаджиева, В.Хангилдин, М.З.Зәкиев эзләнүләре буенча).

  4. Мәкальләрнең текстта яшәеше.

  5. Вакытлы матбугатта мәкальләрнең кулланылышы.

  6. Татар һәм башка халыкларда (инглиз, немец, гарәп) охшаш
    мәкальләр.

  7. Мәкальләрнең тәрбияви роле.

  8. Мәкальләр һәм халык афоризмнары, канатлы сүзләр,
    «төрткеләр».

ӘДӘБИЯТ

Абдурахманов X. Синтаксические особенности узбекских народных пословиц: Автореф. дис... канд. филол. наук. —Ташкент, 1969.

Аникин В.П. Русские народные пословицы, поговорки, загадки и детский фольклор (Исследование и тексты) — М.: Учпедгиз, 1957. — 240 с.

Аннануров А. Синтаксические особенности туркменских пословиц и поговорок: Автореф. дис... канд. филол. наук. —Ашхабад, 1960.

Артеменко Е.Б. Язык фольклора: в чем его своеобразие? // Живая

старина. — 1997. — №4. — С.3-5.

10

Ахметшина А.Р. Семантика татарских пословиц (в сравнении с русскими и французскими пословицами): Автореф. дис... канд. филол. наук.

— Казань, 2000. — 21с.

Ахунҗанов Г.Х. Образлы әйтелмәләрнең логик-грамматик һәм стилистик үзенчәлекләре / Татар теле һәм әдәбияты. — Казан: КДУ, 1963.

— Б.30-81.

Ахунҗанов Г.Х. Татар теленең идиомалары. — Казан: Тат. китап нәшр., 1972.— 118 6.

Бакиров М.Х. Шигърият дөньясына сәяхәт: Фольклордан язма шигырьгә күчеш тарихыннан. — Казан: Татар, газ.-журн. нәшр., 1999. — 237 6.

Бакиров М.Х. Шигърият бишеге: Гомумтөрки поэзиянең яралуы һәм иң борынгы формалары. — Казан: Мәгариф, 2001. — 343 б.

Борковский В.И. Синтаксис сказок: русско-белорусские параллелизмы. — М.: Наука, 1981. — 233 с.

Варлакова Г.С. Бессоюзные сложные предложения в пословицах: Автореф. дис... канд. филол. наук. — 1959. — 22 с.

Гаджиева Н.З., Серебренников Б.А. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Синтаксис. — М., 1986. — 284 с.

Галиуллин Т.Н. Современная татарская поэзия и народное творчество: Автореф. дис... канд. филол. наук. — Казань, 1968. — 30 с.

Госман X. Антитезалы тасвир кайлардан килә? // К*азан утлары. — 1968. — № 5.— Б. 134-143.

Даль В.И. Пословицы русского народа. В 3 томах. — М.: Рус. кн. Полиграфресурсы. — Т.1. — 1998—638 с; Т.2. — 1998. — 701 с; Т.З. — 1998.—734 с.

Даль В.И. Пословицы русского народа. — М.: Олма-Пресс, 1999. — 608 с.



11

"Ефимов Ю.Ф. Лексико-грамматические особенности чувашских пословиц и поговорок: Автореф. дис... канд. филол. наук. — Алма-Ата, 1978. — 19 с.

Җәләй Л., Борһанова Н., Мәхмүтова Л. Татар теленең фразеологиясе, мәкаль һәм әйтемнәре. — Казан: Тат. китап нәшр., 1957. — 247 6.

Закиев М.З. Синтаксический строй татарского языка. — Казан: КГУ, 1963.— 464 с.

Ибраһимов С.М. Татар телендә аналитик тезелмәләр. — Казан: КДУ, 1964.— 131 б.

Ибраһимов С.М. Татар телендә синтаксик синонимнар. — Казан: КДУ, 1976. — 168 б.

Ибраһимов С.М. Синтаксик стилистика. — Казан: КДУ, 1989. — 150 6.

Исәнбәт Н. Мәкальләребез турында / Татар халык мәкальләре. Т. I.

— Казан: Тат. китап нәшр., 1959. — Б. 7-243.

Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. Өч томда. Казан: Тат. китап нәшр., Т.1. —1959. — 913 б.; Т.2. 1963. — 959 б.; Т.З. 1967. — 1013 б.

Каримуллин А. Татарский фольклор. Аннотированный указатель литературы. — В. 2-х частях. — Казань, 1993. — 136 с; 1993. — 134 с.

Китиков А.Е. Своеобразие пословиц и поговорок финно-угорских народов Поволжья и Приуралья. — Йошкар-Ола, 1989. — 176 с.

Лазутин С. Поэтика русского фольклора. — М.: Высш. школа, 1981.

— 223 с.

Лежава Л.Г. Язык грузинских пословиц: Автореф. дис... канд. филол. наук. —Тблиси, 1954.

Мамин М. Мәкальләр һәм әйтемнәр турында / Х.Гали Мәкальләр һәм әйтемнәр. — Казан: Татгосиздат, 1941. — Б. 3-64.

12

Мәхмүтов Х.Ш. Татар халык табышмаклары: Канд. дис... — Казан, 1969.— 269 6.

Мәхмүтов X. Татар халкының афористик иҗаты / Татар халык иҗаты. Мәкаль һәм әйтемнәр. — Казан: Тат. китап нәшр., 1987. — Б.5- 36.

Мәхмүтов X. Борынгылар әйткән сүзләр. — Казан: Фикер, 2002. — 2556.

Мәҗитов 3. Мәкальләр / Х.Госман, З.Мәҗитов. Фольклор жанрларын система итеп тикшерү. — Казан: КДУ, 1987. — Б. 75-142.

Межэтнические общности и взаимосязи фольклора народов Поволжья и Урала / Сост. Ф.В.Ахметова, В.М.Гацак и др.. Отв. ред. И.Н.Надиров — Казань, — 1983. — 142 с.

Межэтнические фольклорные связи. — СПб.: Наука, 1993. — 336 с.

Миннуллин К.М. Песня как искусство слово: Автореф. дис... д-ра филол. наук. — Казань, 2001. — 70 с.

Миңнуллин К.М. Шигърият һәм җыр. — Казан: Мәгариф, 1998. — 287 6.

Мирзабаев Н. Башкорт халык мәкальдәренең-әйтемдәренең төзәлешенә карата / Башкорт укытучыһы. — 1964. — № 9; 1965. — №8.

Мишуренко П.Е. Односоставные предложения в украинских народных пословицах: Автореф. дис... канд. филол. наук — Днепропетровск, 1967. —28 с.

Мугтасимова Г.Р. Татар халык мәкальләрендәге искергән сүзләр // Мирза Казем-Бек и отечественное востоковедение. — Казань: Изд-во Казан, ун-та, 2001. — С. 259-263.

Музафаров Р.И. Татарские народные пословицы (о пословицах крымских татар). — Казань: КГУ, 1959. — 43 с.

Мурадова М.Е. Национальное своеобразие туркменских пословиц и поговорок: Автореф. дис... канд. филол. наук. — Ашхабад, 1967. — 18 с.

13


.Мухамедзянов Р.М. Специфика татарских фольклорных жанров: Учебное пособие по спецкурсу. — Уфа, 1989. — 82 с.

Набиуллина Г.А. Синтаксис татарских пословиц (сложное предложене) / Актуальные проблемы строительной отрасли и социальной сферы города. Материалы научно-практической конференции студентов и аспирантов. Казань: Мастер-Лайн, 2000 — С. 38-40.

Набиуллина Г.А. Синтаксическое стяжение в татарских пословицах / Бодуэновские чтения. Международная научная конференция. Т.1 —

Казань: КГУ, 2001. — С. 166-168.

Набиуллина Г.А. Синтаксис сложного предложения в татарских

пословицах (По трехтомному сборнику Н:Исанбета «Татар халык

мәкальләре»): Автореф. дис... канд. филол. наук. — Казань, 2002. — 26 с.

Нәбиуллина Г.Ә. Мәкальләрдә паратаксис күренеше / Татар теле,

әдәбияты, тарихы — үткәне һәм бүгенгесе. — Казан: КДУ, 2000. — Б. 347-

353.

Нәбиуллина Г.Ә. Мәкальләрнең синтаксик үзенчәлекләре (гади

җөмлә) / М.Казембек и отечественное востоковедение. Доклады и сообщения научной конференции. — Казань: КГУ, 2001. — С. 263-268.

Надиров И. Татар фольклор мирасының фәнни җыелмасы / Татар халык иҗатының хәзерге торышы. — Казан, 1988. — Б. 87-94.

Оссовецкий И.А. Об изучении языка русского фольклора / Вопросы языкознания.—М., 1952.— №3.—С.93-112.

Оссовецкий И.А. Язык фольклора и диалект / Основные проблемы эпоса восточных славян. — М.: Изд-во АН СССР, 1958. — С. 172-193.

Паремиологический сборник: пословица, загадка. Структура, смысл,

текст. — М.: Наука, 1978. — 320 с.

Пермяков Г.Л. Основы структурной паремиологии. — М.: Наука,

1988. — 235 с.

Поэтика татарского фольклора: Казань, 1991. — 130 с.

14

Пропп В.Я. Фольклор и действительность. Избранные статьи. — М.:

Наука, 1976.— 325 с.

Русский фольклор: Материалы и исследования. — СП.б.: Наука,

1996.— 301 с.

Сарсенбаев Р. Лексико-синтаксические особенности казахских пословиц и поговорок: Автореф. дис... канд. филол. наук. — Алма-Ата,

1961. —19 с.

Сафиуллина Ф.С. Синтаксис татарской разговорной речи. —

Казань: КГУ, 1978. — 254 с.

Сафиуллина Ф.С. Развитие синтаксического строя татарского литературного языка в советский период (простое предложение). —Казань: КГУ, 1990. —230 с.

Сафиуллина Ф.С. Развитие синтаксического строя литературного языка (XX в.): Диссер. в виде научн. доклада... д-ра филол. наук. — Казань, 2000.— 115 с.

Сибагатов Р.Г. Основные признаки предложения. — Уфа: БГУ, 1980.—83 с.

Сибагатов Р.Г. Теория предикативности: (На материале татар. яз.). — Саратов: Из-во Сарат. ун-та, 1984. — 207 с.

Современные проблемы фольклора. — Вологда, 1971. — 152 с.

Тарланов З.К. Синтаксис русских пословиц: Автореф. дис... д-ра филол. наук. —Л., 1970. — 34 с.

Тарланов З.К. Очерки по синтаксису русских пословиц. — Л.: ЛГУ, 1982. — 136 с.

Тарланов З.К. Русские пословицы: Синтаксис и поэтика. — Петрозаводск: Петрозав. гос. ун-т, 1999. —448 с.

Татар грамматикасы. Өч томда. Т.1. — М.: Инсан; Казан: Фикер, 1998. — 5.10 б.

15

Татар грамматикасы. Өч томда. Зәкиев М.З. Синтаксис. Т. III. — М.: Инсан; Казан: Фикер, 1999. — 510 6.

Татар теленең фразеологиясе, мәкаль һәм әйтемнәре / Тез.: Л.Җәләй, Н.Борһанова, Л.Мәхмүтова. — Казан: Таткнигоиздат., 1957. — 243 6.

Татар фольклоры жанрлары /Төз.: Х.Ш. Мәхмүтов, И.Н. Надиров — Казан, 1978.— 139 6.

Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр / Томны төз. кереш мәкалә язучы, искәрмәләр әзерләүче Мәхмүтов Х.Ш. — Казан: Татгосиздат, 1987. — 590 б.

Татарская грамматика. Т.П. Морфология. — Казань: Тат. кн. изд-во, 1993.—397 с.

Фаттахова Н.Н. Семантика и синтаксис народных примет в русском и в татарском языках: сопоставительный аспект: Автореф. дис... д-ра филол. наук. — Казань, 2002. — 43 с.

Федорова Э.Н. Татар халык мәкальләрендә гарәп-фарсы алынмаларының кулланылышы / Мирза Казем-Бек и отечественное востоковедение. —Казань: Изд-во Казан, ун-та, 2001. -*т С. 300-305.

Филипповская И.А. О синтаксическо,м строе пословиц: Автореф. дис... канд. филол. наук.— Казань, 1955. — 14 с.

Фольклор жанрларын система итеп тикшерү / Төз.: М.С. Мәһдиев, З.М. Мәҗитов, А.Г. Яхин Һ.6.— Казан: КДУ, 1987. — 160 6.

Фольклор жанрларын анализлау. — Казан: КДУ, 1986. — 128 б.

Фольклор теле — шигърият теле / Төз. И.Н.Надиров. — Казан: Фикер, 2001.—223 6.

Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы. — Казан: Тат. китап нәшр., 1959. — 640 б.

Хангилдин В. Татар теле грамматикасы. — Казан: Тат. китап нәшр.,

1959. — 640 б.

16

Хисамова Ф.М. Татарский язык в восточной дипломатии России (XVI- начало XIX века). — Казань, 1999. — 408 с.

Хроленко А.Т. Язык фольклора: проблемы, решения и перспективы (Аналитические очерки). —Курск, 1992.

Хроленко А.Т. Современная отечественная лингвофольклористика: цели, проблемы и перспективы / Русистика сегодня. Функционирование языка: лексика и грамматика. Сб. статей — М.: Наука, 1992. — С. 153-166.

Хугаев И.А. Язык осетинских пословиц. — Тблиси, 1967.

Шрамм А.А. Наблюдения над синтаксическим строением русских пословиц (простое предложение): Автореф. дис... канд. филол. наук. — М., 1954.

Юсифов Г.Н. Лексико-стилистические особенности азер-байджанских пословиц: Автореф. дис... канд. филол. наук. — Баку, 1969.

Язык жанров русского фольклора: Межвузовский научный сборник.

— Петрозаводск: ПГУ, 1977. — 127 с.

Язык жанров русского фольклора: Межвузовский научный сборник.

— Петрозаводск: ПГУ, 1979. — 159 с.

Язык жанров русского фольклора: Межвузовский научный сборник.

— Петрозаводск: ПГУ, 1983. — 165 с.

Язык русского фольклора: Межвузовский сборник. — Петрозаводск: ПГУ, 1985. — 162 с.

Язык русского фолъклора: Межвузовский сборник. — Петрозаводск: ПГУ, 1988. — 165 с.

Язык русского фольклора: Межвузовский сборник. — Петрозаводск: ПГУ, 1992. — 168 с.

Янковский Н.А. Поэтика белорусских пословиц. — Минск, 1968.

Ярми X. Татар халкының поэтик иҗаты. — Казан: Тат. китап нәшр., 1967.—308 6.

17

Яхин А.Г., Мәһдиев М.С. Халык иҗаты әсәрләрен система итеп тикшерү тәҗрибәсе. — Казан: КДУ, 1982. — 110 6.

Яхин А.Г. Система татарского фольклора. — Казань: Таткнигоиздат., 1984. — 200 с.


Сдано в набор 8.05.2003 г. Подписано в печать 13.05.2003 г. Форм.бум. 60 х 84 1/16. Печ.л. 1,25. Тираж 100. Заказ 147.

Лаборатория оперативной полиграфии КГУ 420045 Казань, Кр. Позиция, 2а

Похожие:

Программа «Татар теленә өйрәтү» iconТатар теленә өйрәтү кафедрасы
Кушма җөмлә синтаксисы: теоретик мәгълүматлар, күнегүләр, контроль эшләр, тестлар. Методик кулланма. — Казан: кгу, 2006. — 91б
Программа «Татар теленә өйрәтү» icon2 нче сыйныфта рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү өчен төзелгән “Татар теле һәм уку китабы” (Р. З. Хәйдәрова, Р.Һ. Рангулова) укыту методик комплекты белән эшләү үзенчәлекләре
Татар теле һәм уку китабы” (Р. З. Хәйдәрова, Р.Һ. Рангулова) укыту методик комплекты белән эшләү үзенчәлекләре
Программа «Татар теленә өйрәтү» iconТатарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче маддәсе нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре. Күпмилләтле Татарстанда дәүләт телләренең
Коммуникатив компетенция — аралашу максатын, урынын, вакытын, анда катнашучыларның социаль хәлен исәпкә алып, фикерне төгәл һәм эзлекле...
Программа «Татар теленә өйрәтү» iconПрограмма казан 2003
Казан дәүләт университетының халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә һәм соңрак шул ук факультетта татар теле беренче көннәрдән үк укытыла....
Программа «Татар теленә өйрәтү» iconҚазақ тілі
Тағы да татар, башқұрт, қарашай-балқар, құмық, қарай, қырымлы (қырым-татар) тілдеріне жақын
Программа «Татар теленә өйрәтү» iconПрограмма по использованию икт на уроках татарского языка и литературы
Программа: Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5-11 нче сыйныфлар/ Ф. Хатипов, А.Әхмәдуллин. К., “Мәгариф”, 2005
Программа «Татар теленә өйрәтү» iconЗакиев М. З. Тюрко-татарское письмо (история, состояние и перспективы) / М. З. Закиев
Габдулла Тукай. 1886-1913: фотоальбом / сост и фото З. Баширова. – Казань: Татар кн изд-во, 2006. 303 с. Текст парал татар., рус
Программа «Татар теленә өйрәтү» iconТатар филологиясе һәм тарихы факультеты
Татар әдәбияты тарихы (1920-1930 еллар): “Филолог” белгечлеге буенча белем алучы студентлар өчен методик кулланма / Төз. Р. Р. Сабиров....
Программа «Татар теленә өйрәтү» iconТатар теленнән практикум Гомуми мәгълүмат, күнегүләр, коммуникатив биремнәр, контроль тестлар
Кулланма Казан дәүләт университеты татар филологиясе һәм тарихы факультетының гамәли тел белеме һәм тәрҗемәчелек кафедрасы утырышында...
Программа «Татар теленә өйрәтү» iconТатар теленнән практикум Гомуми мәгълүмат, күнегүләр, коммуникатив биремнәр, контроль тестлар
Кулланма Казан дәүләт университеты татар филологиясе һәм тарихы факультетының гамәли тел белеме һәм тәрҗемәчелек кафедрасы утырышында...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©kzdocs.docdat.com 2012
обратиться к администрации
Документы
Главная страница