Программаның




НазваниеПрограмманың
страница1/4
Дата конвертации06.02.2016
Размер0.55 Mb.
ТипПрограмма
источникhttp://edu.tatar.ru/upload/images/files/tatya2r.rtf
  1   2   3   4
Татар теленнән һәм әдәбиятыннан эш программасы.


 Сыйныф : 2_


Укытучы: Нигъмәтҗанова Айгөл Гәбдрәфиковна


Сәгать саны: барлыгы 102 сәгать ; атнага 3 сәгать


Планлаштырылган контроль  эшләр : , тестлар: сәгать

Административ контроль  эшләр : ____ сәгать

Планлаштыру:

 Программа : “Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту  программасы  ”. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Төз. Р.З. Хәйдәрова , Н.Г.Галиева,Ә.Г.Әхәтова. - Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2009.

Дәреслек: Р. З.  Хәйдәрова , Р. Һ. Рангулова “ Татар теле. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык  башлангыч  мәктәпнең 2 нче  сыйныфы  өчен дәреслек”. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2009.

Өстәмә әдәбият:

1. Р.З.Хайдарова «Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан» Набережные Челны, 2006 ел.

2. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф», “Салават күпере” журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары.

3. А.Н. Газизова “ Башлангыч   сыйныфлар  өчен татар теленнән дидактик материаллар”.

4. Татар халык иҗаты: Әкиятләре, табышмаклары, санамышлары.

5. Сүзлекләр.

 Программаның  нигезе.

 Эш   программасы  түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1.РФның “Мәгариф турында” законы.

2.ТРның “Мәгариф турында” законы.

3.ТРсы Мәгариф министрлыгының 478 нче номерлы боерыгы (05.07 2000.)

4. “Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту  программасы  ”. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Төз. Р.З. Хәйдәрова , Н.Г.Галиева,Ә.Г.Әхәтова. - Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2009.

5. Р. З.  Хәйдәрова , Р. Һ. Рангулова “ Татар теле. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык  башлангыч  мәктәпнең 2 нче  сыйныфы  өчен дәреслек”. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2009.

1992 елның 8 июлендә кабул ителгән “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Законы нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды һәм Татарстан Республикасы мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен дәүләт теле буларак укыту процессы башланды.

1994 елның 20 июлендә расланган “Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт  программасы ”нда татар телен иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә куллану юллары билгеләнде. Күпмилләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә.

Рус мәктәбенең  башлангыч   сыйныфларында  укучы татар балалары өчен төзелгән татар  программасы  түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала:

Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар үтәлергә тиеш:

1) башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларын тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын, ягъни уку мотивациясен көчәйтү;

2) укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;

3) телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү;

4) телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча  башлангыч  белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру;

5) дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;

6) татар хәрефләрен танып, алар белдергән авазларны дөрес әйтеп, йөгерек һәм аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

7) татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү.

Укыту эшчәнлеген оештыру гадидән катлаулыга таба юнәлтелә, өйрәнелгән грамматик материалны системалаштыру, ныгыту, тирәнәйтү бурычы күздә тотыла.

Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен уку дәресләре белән тыгыз алып бару отышлы. Татар теле дәресләрендә өйрәнелгән лексик берәмлекләр, аларның грамматик формалары, җөмлә калыплары уку дәресләрендә бәйләнешле сөйләмдә кулланыла.Татар халык авыз иҗатын, милли төбәк компонентына караган материалларны өйрәнү дә күздә тотыла.

Грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле. Укучыларның белемнәренә таяну, беренчедән, ике телгә хас булган охшаш һәм аермалы якларны ассызыклау булса, икенчедән, алган белемнәрне ныгыту булып тора, өченчедән, яңа материалны аңлату өчен вакыт күбрәк кала.


Аңлатма язуы.

1992 елның 8 июлендә “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Шул ук елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясендә дә дәүләт телләре хакындагы махсус маддә урын алды. Рус телендә сөйләшүче баларга татар телен укыту буенча Мәгариф министрлыгы расланган беренче махсус программа  нигезендә яңа дәреслекләр төзү  эше  башланып китте.

Гомуми  башлангыч  белем мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат, ягъни, телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә - көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре планларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү. Гамәли максатка ирешү өчен, укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, төрле жанрдагы татар текстларын аңлап укырга өйрәтү, татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күнекмәләрен гамәли үзләштерү бурычлары куела.

Гомумдидактик һәм тәрбияви максатларга ирешү өчен, укучыларның акыл хезмәте күнекмәләрен булдыру: татар сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, әңгәмә корырга, фикер йөртүгә, хәбәр итәргә күнектерү, татар дөньясына караган милли традицияләр, гореф гадәтләр, ризыклар, бәйрәмнәр, уеннар, халык аваз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар әдәбияты, сәнгать, мәдәнияты турында мәгълүмат җиткерү максаты куела.

Тыңлап аңлау – аерым авазларны, аваз төркемнәрен, сүзләрен, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстларны ишетеп, мәгънәләрен һәм эчтәлекләрен аңларга өйрәтү.

Диалогик сөйләмгә өйрәткәндә укучыларны чынбарлыктагы ситуацияләргә куеп, аралаштырырга өйрәтү күздә тотыла.

Монологик сөйләмгә өйрәтү аерым кешеләрне, әйберләрне, күренешләрне, хайваннарны тасвирлауга,  сыйныф , мәктәп, авыл, шәһәр тормышы турында сөйли белү.

Укуга өйрәткәндә рус телле балаларга татар хәрефләрен танып алар белдергән авазларны дөрес әйтергә, тартыкны сузыкка ияртеп, кыска сүзләрне бөтен килеш, озын сүзләрне иҗекләп укырга, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.

Язуга өйрәткәндә татар алфавитындагы хәрефләрнең дөрес язылышын истә калдыру, сүзләрне дөрес иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга дөрес күчерү кагыйдәләрен дөрес үзләштерү күздә тотыла.

 Программа  гамәлдәге базис план буенча татар теле атнага 3 сәгать, татар әдәбияты 1 сәгать исәбеннән төзелә.





Программаның  эчтәлеге.




Бүлекләр, темалар

Темага караган төп төшенчәләр

1

Яңа уку елы белән!

“Мәктәп” темасына бәйле сүзләрне һәм җөмләләрне искә төшереп, диалогик сөйләм оештыру күнекмәләрен активлаштыру. Бирелгән сүзләрдән, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу. Тәкъдим ителгән җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Алардагы кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә торган сүзләрне табып әйтү. Кая? кайда? кайдан?сорауларына җавап биреп, әйбернең (кешенең) урыны турында хәбәр итү. Авазларны дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру. Сингармонизм законы. Хәзерге заман хикәя фигыльләрне төрле затларда дөрес куллануга ирешү. –мы/ - ме кисәкчәле сүзләрне дөрес язарга күнектерү.

2

Ел фасыллары. Көз.

“Ел фасыллары” темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү һәм, аларны кулланып, аралашуга күнектерү. Аерым рәсемнәр яки әйберләрне сурәтләп биргәндә, исем, сыйфат, фигыльләрне дөрес куллану. Нинди? соравына җавап биреп, әйбернең билгесен белдерү. Укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Чөнки теркәгече белән таныштыру

3

Көндәлек режим.

Сүзнең нигезе һәм кушымчасы. Өйрәнелгән сүзләрне һәм җөмлә калыпларын монологик сөйләмдә куллануга ирешү. Сәгать ничә? кебек калыпны гамәли үзләштерү. Микъдар саннарын кабатлау һәм 20гә кадәр санарга өйрәтү. Үткән заман хикәя фигыль белән таныштыру.

4

Мин чисталык яратам.

Кеше әгъзаларын белдерә торган сүзләрне кабатлау. Алмашлыкларның килеш белән төрләнүен гамәли үзләштерү. Кемгә? нәрсәгә? Сораулары һәм аңа җавап. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү. Исемнең күплек саны.

5

Безнең гаилә.

Гаилә кешеләре турында хәбәр итү. Гаилә кешеләренең һөнәре, белгечлеге турында хәбәр итү. Өйрәнелгән җөмлә калыпларын һәм сүзләрне сөйләмдә куллану. Исемнең төшем килеше белән төрләнеше. Исемнең күплек саны. Алмашлыкларның төрләнеше. Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

6

Кыш.

“Ел фасыллары” темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү һәм, аларны кулланып, аралашуга күнектерү. Аерым рәсемнәр яки әйберләрне сурәтләп биргәндә, исем, сыйфат, фигыльләрне дөрес куллану. Нинди? соравына җавап биреп, әйбернең билгесен белдерү. Укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Исемнәрнең күплек санын искә төшерү. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә куллану.

7

Яз .

“Ел фасыллары” темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү һәм, аларны кулланып, аралашуга күнектерү. Нинди?Кайчан? соравына җавап биреп, әйбернең билгесен белдерү. Укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Татар телендә о, ө хәрефләренең беренчә иҗектә генә язылуын искә төшерү. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык-юклык формалары.

8

Татарстан – туган җирем.

“Татарстан – туган җирем.” темасына бәйле сүзләрне һәм җөмләләрне искә төшереп, диалогик сөйләм оештыру күнекмәләрен активлаштыру. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре белән таныштыру. Кайда?Кайдан? соравына җавап бирү.Укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

9

Мин шәһәрдә һәм авылда.

Темага бәйле сүзләрне һәм җөмләләрне искә төшереп, диалогик сөйләм оештыру күнекмәләрен активлаштыру. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрен искә төшерү. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Исемнәрнең юнәлеш, урын-вакыт һәм иялек килешләрендә кулланылуы. Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Аша, аркылы бәйлекләрнең сөйләмдә кулланылышы.

10

Мин авылда яшим.

Темага бәйле сүзләрне һәм җөмләләрне искә төшереп, диалогик сөйләм оештыру күнекмәләрен активлаштыру. Өйрәнелгән грамматик структуралар, фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә сүзләр тәртибе.

11

Кибеттә.

“Кибеттә” темасына бәйле сүзләрне һәм җөмләләрне искә төшереп, диалогик сөйләм оештыру күнекмәләрен активлаштыру. Үткән заман хикәя фигыльнең барлык-юклык формасы. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Кая? соравына җавап бирү.

12

Җәй.

“Ел фасыллары” темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү һәм, аларны кулланып, аралашуга күнектерү. Нинди?Кайчан? соравына җавап биреп, әйбернең билгесен белдерү. Җөмләдәге сүзләргә сораулар кую, саннарны сөйләмдә куллану. Фигыльләрнең хәзерге һәм үткән заман формасы. Килеш сораулары.



Календарь-тематик план

План Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының «Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту  программасы » нигезендә төзелде. Р.З. Хәйдәрова , Н.Г.Галиева,Ә.Г.Әхәтова.-Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2009.

Предмет

Сыйныф

Атнага сәгатьләр саны

Сәгатьләр саны

Контроль  эшләр саны

Дәреслекнең авторы, елы

Татар теле



3

102

7



Р.З. Хәйдәрова , Р.Һ.Рангулова

“Татар теле.2 сыйныф ”. 2009.

  1   2   3   4

Похожие:

Программаның iconПрограмманың басы
Дамытушылық: Оқушылардың алгоритмдеу тәсілдері мен әдістерін қолдану қабілеттерін дамыту
Программаның icon1. Программаның соңғы және негізгі бөлімі, алгоритмді жүзеге
Алгоритмді белгілі бір машинада орындау үшін сол программалау тілін машина тіліне автоматты түрде аударатын түрлендіргіш программа...
Программаның iconшеткі нерв жүйесі аурулары, миастения. E-mail
Силлабус неврология кафедрасы психиатрия және наркология курсымен негізгі типтік «Неврология, психиатрия, наркология» оқу программаның...
Программаның iconТақырыбы: Сабақта және сабақтан тыс уақытта оқу пәндері арқылы оқушыларды патриоттық сезімге тәрбиелеу
Республикалық комплекстік программаның негізі 8-ші бағытының бірі қазақстандықтарға патриоттық сезімді қалыптастыру болатын. Онымен...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©kzdocs.docdat.com 2012
обратиться к администрации
Документы
Главная страница