Тема: "фотосинтез."




Скачать 112.57 Kb.
НазваниеТема: "фотосинтез."
Дата конвертации11.02.2016
Размер112.57 Kb.
ТипДокументы
источникhttp://16206s028.edusite.ru/DswMedia/biologiya-ximiya.rtf
10 класс. Биология.

ТЕМА: "ФОТОСИНТЕЗ."


МАКСАТ: 1.Кояшның җирдәге бөтен тереклек чыганагы булуы турындагы белемнәрне ныгыту.

2.Фотосинтезның биологик, физик, химик асылларын өйрәнү.

3.Җирдәге тереклек һәм кояш энергиясенең бәйлелеге, фотосинтезның продуктивлыгын арттыру мөмкинлекләрен аңлату.


ӘДӘБИЯТ: 1. Д.К.Беляв, А.О.Рувинский. "Гомуми биология", "Мәгариф".1997.

2Ю.И.Полянский.”Гомуми биология”, “Просвещение”,1978.

3.В.Б.Захаров., С.Г. Мамонтов “ Биология. Общие закономерности.- Школа-Пресс:1996

4.В.М. Корсунская, Н.М. Верзилин Уроки общей биологии.- Просвещение:1986

5.А.Н. Мягкова, Б.Д. Комиссаров Методика обучения общей биологии.- Москва.-Просвещение:1985


МЕТОД:эвристик әңгәмә, диалог.


ДӘРЕС ТИБЫ: катнаш


ҖИҺАЗЛАУ: 1.Видеофрагмент – “Фотосинтез”

2.Таблицалар: а) “Фотосинтез”

б) “Хлоропласт төзелеше”

3.Компьютер

4.Тестлар

5.Терәк конспектлар – “Фотосинтез һәм сулау”

6.К.А. Тимирязова портреты

7.А.И.Корчагина “К.А. Тимирязевның тормышы һәм иҗаты”. Татгосиздат. 1950

8.Лозунг: “Хлорофил бөртегенә төшкән кояш нуры сүнә, ләкин эзсез югалмый” К.А. Тимерязев.1975


Дәрес барышы


I. Оештыру моменты.

1.Исәнләшү, укучыларны барлау.

2.Дәрескә килгән кунаклар белән танышу.


II. Актуальләштерү.

Укытучы:

- Укучылар, үзган биология дәресендә без “Күзәнәкнең структурасы һәм функцияләре” дигән теманы өйрәнүне тәмамладык. Сезнең һәрберегез бу тема буенча алган белемнәрегезне исбатлап әйбәт билгеләр алдык. Бүген исә “Күзәнәкнең энергетик яктан тәэмин ителеше” дигән теманы өйрәнә башлыйбыз. Бу теманы өйрәнү өчен 3 сәгать вакыт бирелә. Бүген бездә кереш дәрес.

Дәрес темасы:”Фотосинтез” (число, тема дәфтәргә языла)

Дәреснең планы (дәфтәргә языла)

1.Фотосинтезның биологик асылы.

2. Фотосинтезның физик асылы.

3. Фотосинтезның химик асылы.

4. Фотосинтез һәм сулау.


Укытучы дәреснең максаты, девизы белән таныштыра.

Табигать серле патшалык...

Бу патшалыкның табышмаклары бихисап. Шулар арасында иң сихри һәм иң катлаулы табышмак, мөгаен, шушы минем учларымда кечкенә генә яшел яфрактыр һәм анда баручы фотосинтез процессыдыр. Шуңа күрә дә дәресебезнең девизы итеп фотосинтез процессының асылын һәм механизмын ачыклаган бөек рус галиме К.А. Тимирязовның 1875 нче елда әйткән түбәндәге сүзләре алынды .

(Девизны укучылар тактадан бергәләп укыйлар).

Девиз: “Хлорофилл бөртегенә төшкән Кояш нуры сүнә, ләкин эзсез югалмый”

К.А. Тимирязев,1875

Бу дәрестә дә шулай микән? Без бу дәрестә нәкъ шуны ачыкларбыз...

Укытучы:

- К.А. Тимирязевның тормыш юлы, иҗади һәм фәнни эшчәнлеге турында “Яшь натуралист” түгәрәге әгъзалары Шәрипова Г. һәм Бәхтиярова Л. кыскача белешмә бирерләр.


Шәрипова Г. чыгышы:

Климент Аркадьевич Тимерязев 1943 нче елның 3 июнендә Петербург шәһәрендә туа. Аның ата-анасы укымышлы кешеләр була.

К.А. Тимерязев бик катлаулы тормыш юлы үтә. Аның балалык еллары Николай I патшалык иткән елларга бәйле. Берничә чорда яши һәм күп төрле вакыйгаларга шаһит була.

К.А. Тимерязев – бөек ботаник, физиолог, үсемлек тереклеген өйрәнүдә иң күренекле галим булу белән бергә фәннең иң оста популярлаштыручы, ягъни үзенең белемнәрен халыкка җанлы һәм аңлаешлы итеп бирә белүче була. Аның исеме чын фәнгә, халык өчен булган фәнгә рыцарьларча гадел хезмәт итү төшенчәсе белән нык бәйләгән.

Бәхтиярова Л. Чыгышы:

К.А. Тимерязев беренчеләрдән булып фотосинтез процессының асылын, механизмын аңлатучы була. Ул кояш спектрының аерым өлешләренең фотосинтез өчен әһәмиятен ачыклый һәм үсемлекләрнең космик ролен билгели.Үсемлекләр һәм фотосинтез процессының әһәмиятен аның түбәндәге сүзләре ачык раслый: “Безнең планетада тереклекнең барлык күренешләре соңгы инстанциядә шул процесска бәйле”.


Укытучы:

  • Укучылар, 6 нчы класста “Үсемлекләр биологиясе”н өйрәнгәндә, без сезнең белән фотосинтез төшенчәсенә билгеләмә биргән идек. Искә төшереп китик әле, нәрсә ул фотосинтез?

Укучы:

  • Үсемлек күзәнәге хлоропластларында углекислый газдан һәм судан яктыда органик матдә ясалу процессы.


Укытучы:

  • Үсемлек яфраклары фотосинтез өчен ничек җайлашканнар?

Укучы:

  • 1. Яфрак җәймәсе яссы өслеккә ия, бу кояш нурларын кабул итү өслеген (мәйданын) арттыра.

2. Яфракның тиречеге үтә күренмәле булу.

3. Яфрак мозаикасы, ягъни яфракларның бер-берсен капламыйча урнашуы.


Укытучы:

  • Тереклекнең нинди формаларын беләсез?


Укучы:

  • Тереклек формалары:

күзәнәкчел күзәксез

прокариотлар эукариотлар вируслар

(төшсезләр) (төшлеләр)

1.зәңгәрсу- яшел 1.гөмбәләр

суүсемнәр, яки 2.үсемлекләр

цианобактерияләр. 3.хайваннар

2.бактерияләр


III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Укытучы:

- Әйе, Кояш энергиясе бөтен тереклеккә дә кирәк. Хәзкр сез “Фотосинтез” дигән видеофрагмент карарсыз һәм “Кояш ни өчен тереклек чыганагы?” – дигән сорауга җавап бирерсез.


Видеофрагмент карала (4 минут)


(Укучылар сорауга җавап бирәләр)


Укытучы:

- Туклану буенча тере организмнар 2 төркемгә бүленәләр: автотрофлар һәм гетеротрофлар.

Неорганик кушылмалардан органик матдаләр синтезлауга сәләтле организмнар автотроф организмнар дип атала.

Автотрофлар

фототрофлар хемотрофлар

яшел үсемлекләр бактерияләр

Неорганик кушылмалардан органик матдәләр синтезлый алмый торган организмнар гететроф организмнар дип атала. Болар бактерияләрнең шактый өлеше , гөмбәләр, хайваннар.


Укытучы:

  • Гететроф организмнар ни өчен күзәнәкләрендә органик матдәләр синтезлый алмыйлар.


Укучы:

  • Чөнки аларның күзәнәкләрендә Кояш энергиясен кабул итүче микроскопик ясалмалар, органоидлар юк.


Укытучы:

- Белгәнебезчә, бактерия күзәнәкләрендә энергия үзләштерә һәм үзгәртә торган фергамент система бар, суүсемнәр хромотафорлар, яшел суүсемнәрдә хлоропластлар. Әйдәгез, хлоропластның төзелешен һәм функциясен искә төшереп китик.


(Укучылар таблицалар буенча хлоропласт төзелешен искә төшерә)


Укытучы:

- АТФ нинди органик кушылма? Күзәнәк тереклегендә аның нинди әһәмияте бар?

Димәк, нәрсә ул фотосинтез? Аның биологик асылы нәрсәдә?

Яктылык энергиясе исәбенә органик матдәләр синтезлану процессы фотосинтез дип атала.

(Кагыйдә дәфтәргә языла)


Укытучы:

- Фотосинтезның физик асылын аңлату өчен сүз Хәмидуллин Ф.Ф. ка бирелә.

Фотосинтезның физик асылы

Фотосинтез өчен төп энергия чыганагы булып яктылык тора. Яктылык электромагнитик дулкын. Без күрә торган яктылык күренмә яктылык дип атала. Аның дулкын озынлыгы

?=4?10-7-8?10-7м.

(Рәсем күрсәтә)

Яктылыкны нәрсә нурландыра соң ? Моңа җавапны Дания галиме Нильс Бор үзенең постулатлары ярдәмендә аңлатып бирә. Борның 2 постулаты бар.

1 постулат: атом системасы махсус станционар халәттә була, аларның һәрберсенә билгеле бер энергия Е туры килә. Станционар халәттә атом нур таратмый.

2 постулат: атом зуррырак энергияле (Ек) бер стационар халәттән икенче азрак энергиялә (Еn) стационар халәткә күчкәндә яктылык нурландыра. Нурланып чыккан фотонның энергиясе стационар халәтләрнең энергия аермасына тигез.

?кn=

Һәр химик элемент атомы билгеле бер дулкын озынлыгындагы нур чыгара һәм йота. Шуңа күрә һәр элементның спекторы үзенчә аерым була.

(Спекторлар карала)

Тоташ спектор

Натрий

Водород

Гелий

Атом яктылыкны йоткан очракта, ул өстәмә энергия ала һәм югарырак энергетик халәткә күчә. Югары энергетик халәттә атом озак яши алмый, ул кире түбән энергетик халәткә күчә һәм яктылык нурландыра.

Хәзер тәҗрибә карап китәбез. Максат – натрий хлориды нурлашын күзәтү.

Приборлар һәм материаллар: спиртовка, тимер чыбык, натрий хлориды эремәсе, шырпы.

(Тәҗрибә эшләнә)

Укытучы:

  • Ялкынның төсе ничек үзгәрде?

Укучы:

  • Сары.


Укытучы:

  • Ни өчен ялкын сары төстә керде?


Укучы:

  • Ялкын тәэсирендә натрий атомнары ярсый, югары энергетик халәткә күчә. Югары энергетик халәттә атом озак яши алмый, кире түбәнге энергетик халәткә күчә. Бу вакытта сары яктылык нурлана.

(Дәфтәргә нәтиҗә языла)


Укытучы:

  • Гомуми нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: фотосинтез процессында яктылык квантлары хлорофил молекуласы атомнарын ярсыта, һәм алар югарырак энергетик халәткуә күчәләр. Югары энергетик халәттәге атомнарның энергиясе кая китүен биология-химия укытучысы Багаутдинова Илсөяр Фәсхетдиновна фотосинтезның химик асылы бүлегендә аңлатып китер.



Укытучы:

  • Рәхмәт, Фаяз. Ә хәзер фотосинтезның химик асылын ачыклыйк. Фотосинтезның яктылык һәм караңгылык фазасында бара торган хамик процесслар турында аңлату (таблица буенча).



Фотосинтез


яктылык фазасы караңгылык фазасы

(хлоропласт граналарында (хлоропласт стромасында

бара) бара)

хлорофил а-C55H72O5N4Mg

хлорофил б-C55H70O6N4Mg АТФ һәм энергия йөртүче

яктылык молекулалар энергиясе

файдаланыла.

1.АДФ+Н3РО4------------- АТФ Атмосфера һавасы белән

2.Су фотлизы (Александр кергән СО2 нең акцепторы

Павлович Виноградов, 1941 ел) - 5 углерод атомы булган

Н2О ----- Н++ ОН- пентоза (шикәр)-рибулозо-

4ОН-------2Н2О+О2+4е- дифосфат

Н+-------Н0 6СО2+24Н---С6Н12О6+6Н2О

Н00------Н2; ГЛЮКОЗА

(водородны күчерә) Димәк, фотосинтезны тү-

НАДФ+Н2------НАДФ Н2 бәндәге суммар тигезләмә

Димәк Кояш яктылыгы энер- белән язарга мөмкин.

гиясен үсемлек күзәнәкләре ЭНЕРГИЯ

а)хлорофиллардагы е- нарны 6СО2+6Н2О---С6Н12О6+6О2

ярсыту өчен, бу вакытта ФОТОСИНТЕЗ ФОТОСИНТЕЗ

барлыкка килгән энергия ЧИМАЛ ПРОДУКЦИЯСЕ

АТФ һәм энергия йөртүче

башка молекулалар ясалу

өчен сарыф ителә,

б) водород ионнары һәм ирекле

е- нар бирүче су фотолизы

өчен файдаланыла.


Укытучы:

- Укучылар, галимнәр 1 сәг.тә 1 м2 яфракта 1 г. органик матдә барлыкка килүен исәпләп чыгарганнар. Җәйге озын көндә димәк м2 яфракта 15-16 г органик матдә барлыкка килә. Җир шарында ел саен 450 млрд. Тонна органик матдә барлыкка килә. Һәр кешегә елына 10-12 урта яшьләрдәге агач бүлеп чыгарган О2 кирәк (сулау өчен). Хәзер, терәк схема буенча фотосинтез һәм сулау процессларының үзара бәйле икәнлеген исбатлагыз.


(Укучылар терәк схема буенча фотосинтез һәм сулау процессларының капма-каршы, әмма үзара бәйле процесс икәнен ачыклыйлар).


Укытучы:

  • 1.Фотосинтезның активлыгын, интенсивлыгын арттырырга мөмкинме?


2. Йомгаклау дәресенә әзерләнгән рефератлар язганда фотосинтезның әһәмиятен күрсәткән җөмләләрне аерып дәфтәрегезгә языгыз дигән идем. Әйдәгез, шуларны укып танышыйк.

(Укучылар фотосинтезның әһәмиятен ачыклыйлар)

3.Димәк, фотосинтез турында өйрәнергә кирәкме?


Укучы:

  • Әйе, чөнки фотосинтез тереклек ияләре сулау өчен О2 бирә.


IV. Белем һәм күнекмәләрне беренчел тикшерү.

1.Укучылар тест сорауларына җавап язалар. Һәр укучы күршесенең эшен компьютер җавабы буенча тикшерә. Билге куя.


V. Нәтиҗә ясау.

Укытучы:

  • Укучылар, без бу дәрестә нәрсәләр белдек?


VI. Йомгаклау.

  1. Гомуми билгеләрне журналга кую.

  2. Өй эше 10 нчы параграф. Укырга, эчтәлеген сөйләргә. Таблица тутырырга (48 нче бит).

Похожие:

Тема: \"фотосинтез.\" iconТема: фотосинтез задачи
Оборудование: Растение, выдержанное в темноте, спиртовка, спички, спирт, йод, вода, лучинка
Тема: \"фотосинтез.\" iconУрок для 10 классов Тема “Фотосинтез”
Сформировать знания учащихся о фотосинтезе как пластическом обмене веществ у растений
Тема: \"фотосинтез.\" iconФотосинтез
Фотосинтез процесс образования органических веществ из неорганических в хлоропластах зеленых растений под действием солнечного света,...
Тема: \"фотосинтез.\" iconУрок биологии на тему «Фотосинтез»
Оборудование: компьютер, проектор, видеофильм «Фотосинтез», презентация «История фотосинтеза», раздаточный материал (задачи, стихи,...
Тема: \"фотосинтез.\" iconРеферат содержит шесть глав
Общее представление о фотосистемах 16 Глава Генетика и экология фотосинтеза 20 Глава Зеленая архитектура 22 1 Сколько растениям солнца...
Тема: \"фотосинтез.\" iconБиология Процесс Фотосинтез Комарова Кристина, 9 кл гимназии №397 им. Г. В. Старовойтовой, тел. 747-27-98 Научный Брицкая А. А
Фотосинтез – это процесс, с помощью которого зеленые растения, некоторые водоросли и микроорганизмы используют энергию солнечного...
Тема: \"фотосинтез.\" iconФилософия науки
Философия науки: Методические указания для аспирантов и соискателей / под ред. А. А. Устьянцева; коллектив авторов: И. В. Вишев (раздел...
Тема: \"фотосинтез.\" iconКомплекс Гольджи Кристы Анаэробы Гликолиз Фотосинтез Ген Трансляция Профаза Цитоплазма Прокариоты

Тема: \"фотосинтез.\" icon«Фотосинтез»
Цель: изучить процесс фотосинтеза, показать значение зеленых растений в жизни планеты
Тема: \"фотосинтез.\" iconАвтотрофизм. Өсімдіктердің фотосинтез немесе хемосинтез арқылы ауадағы, топырақтағы және судағы анорганикалық заттармен қоректенуі
Автотрофтық автотрофизм. Өсімдіктердің фотосинтез немесе хемосинтез арқылы ауадағы, топырақтағы және судағы анорганикалық заттармен...
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©kzdocs.docdat.com 2012
обратиться к администрации
Документы
Главная страница