Компьютер- ХХ гасырның иң зур ачышларының берсе. Компьютер ясау идеясе ХIХ гасырда ук барлыкка килсә дә, техник мөмкинлекләр булмау сәбәпле, Чарльз Бэббидж һәм




Скачать 26.93 Kb.
НазваниеКомпьютер- ХХ гасырның иң зур ачышларының берсе. Компьютер ясау идеясе ХIХ гасырда ук барлыкка килсә дә, техник мөмкинлекләр булмау сәбәпле, Чарльз Бэббидж һәм
Дата конвертации06.02.2016
Размер26.93 Kb.
ТипДокументы
источникhttp://www.abaga2008.narod.ru/rabota/kushk39-i1.doc



Компьютер- ХХ гасырның иң зур ачышларының берсе. Компьютер ясау идеясе ХIХ гасырда ук барлыкка килсә дә, техник мөмкинлекләр булмау сәбәпле, Чарльз Бэббидж һәм башка күп кенә галимнәрнең идеяләре гамәлгә ашмый калган.

Беренче буын компьютерлар барлыкка килүгә нинди ачышлар этәргеч булган соң? Дөресен генә әйткәндә беренче компьютерны кем ясаганы билгеле түгел.

1940 елларда Бэббидж машинасын электромеханик реле нигезендә төзергә тырышып карыйлар. Аларның берсе – немец инженеры Конрад Цузе 1941 елда икешәрле саннар белән гамәлләр башкара алучы берничә электромеханик реле нигезендә эшләүче универсаль компьютер төзүгә ирешә. Әмма Икенче Бөтендөнья сугышы башлану сәбәпле, Цузе үзенең хезмәтләрен бастырып чыгарырга өлгерми кала. Ләкин 1973 елда Конрад Цузе праграммалаштырыл-ган һәм эшләргә сәләтле компьютер ясый.

Беренче буын компьютерлар күләмнәре гаять зур һәм уңайсыз булулары белән беррәттән бик кыйммәт тә була. Андагы меңләгән электрон лампалар электр энергиясен бик күп кулланган , һәм андый зур чыгымнарны бары тик дәүләт яисә зур корпорацияләр генә каплый алган. Әмма шулай булуга карамастан , әлеге техника бу заман өчен аеруча катлаулы мәсьәләләрне (аеруча атом энергетикасында) берничә секунд эчендә чишәргә ярдәм иткән. Электрон лампаларга нигезләнгән чордагы (1950-1960 еллар) электрон машиналарны беренче буын электрон хисаплау машинаслары (ЭХМ) дип атыйлар.

Икенче буын компьютерлар транзисторларга нигезләнеп төзелә башлый (1950-1965). Икенче буын компьютерлар белән беррәттән программалау теориясенә нигез салына башлый., операцион система төшенчәсе барлыкка килә. Нәкъ менә икенче буын компьютерлар өчен 1957 елда – Фортран, ә 1959 елда Алгол программалау телләре дөнья күргән.

1958 елда Роберт Нойс электрон схемалар уйлап таба. Аларны соңрак интеграль схемалар (чиплар) дип атыйлар. Элемент базасы интеграль схемалардан (микросхемалардан) торган компьютерларны өченче буын компьютерлар дип атыйлар. Өченче буын машиналарга IBM фирмасы ңитештегән IBM- 360 компьютерларын кертегә мөмкин. Әлеге компьютерларда мультипраграммалау мөмкинлеге булдырыла, яъгни компьютер хәтерендә берьюлы берничә программа эшли алган.

1971 елда Intel фирмасы тарафыннан микропроцессор уйлап табыла, һәм дүртенче буын компьютерларның элементлар базасы меңләгән, миллионлаган транзисторларны эченә алучы микропроцессордан гыйбарәт. Әлеге компью- терлар өчен кулланучы программалау телләре дә яхшыра төшә, 1970 елда Швейцария галиме Никлаус Вирт тарафыннан – Паскаль, 1971 елда француз галиме Алан Колмари тарафыннан – Пролог, 1972 елда америкалы Денис Ритчи тарафыннан Си программалау телләре эшләнелә.

Хәзерге вакытта бишенче буын компьютерлар ясау өстендә эш алып барыла. Бишенче буын компьютерлар интеллектуаль интерфейска ия булырга, кеше тавышын таный алырга, кулдан язганнарны аңларга,опто-электрон принципларга (голография, лазер һ.б.) нигезләнеп эшли алырга тиеш. Без куллана торган компьютерлар күп яктан караганда инде бишенче буын компьютерларга якын. Әлеге компьютерлар белән беррәттән квант-компьютерлар эшләү мөмкинлеге дә күздә тотыла.

Элекке һәм хәзерге компьютерлар тышкы кыяфәте белән әллә ни аерылып тормый кебек, ләкин аларның функцияләре арасындагы аерма бик күп: операцион система камилләштерелгән, видиокарта хәтере зур, ягъни рөхсәте, мөмкинлекләре зуррак, оперативка зуррак, винчестор зуррак һәм аның объемы күбрәк, компьютер Biosы (биосы) яхшырак, процессорлар 2-х ядерныйлар аеруча көчлерәк, ә соңгыларының суыту системасы сыеклык белән эшләүчеләре дә чыкты ( элеккеләрендә вентилятор ярдәмендә суытыла иде ).

ЖК мониторлары күзгә яхшы, дюемы әйбәтрәк. Бүгенге көндә тагы да уңайлырак төре, ноутбуклар киң кулланылышка керде. Алар җыйнаклыгы ягыннан да, үзең белән алып йөрү уңайлыгы белән дә, аккумулятор ярдәмендә эшләве белән дә яхшы. Соңгы чыгарылыш компьютерларда 2006 нчы елның җәендә яхшыртылган операцион система Windows Vista дөнья күрде.


Көшкәтбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы класс укучысы Корбангалиева Сиринә Фәргатовна.

Похожие:

Компьютер- ХХ гасырның иң зур ачышларының берсе. Компьютер ясау идеясе ХIХ гасырда ук барлыкка килсә дә, техник мөмкинлекләр булмау сәбәпле, Чарльз Бэббидж һәм iconИнформатика дегеніміз не?
Сабақтың тақырыбы: Информатика дегеніміз не? Компьютер – ақпарат өңдеу құралы. Компьютер өңдейтін ақпарат түрі. Компьютер – аппараттық...
Компьютер- ХХ гасырның иң зур ачышларының берсе. Компьютер ясау идеясе ХIХ гасырда ук барлыкка килсә дә, техник мөмкинлекләр булмау сәбәпле, Чарльз Бэббидж һәм iconМахсус белем һәм күнекмәләр
Тартык авазлар: яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Сүзләргә фонетик анализ ясау тәртибе
Компьютер- ХХ гасырның иң зур ачышларының берсе. Компьютер ясау идеясе ХIХ гасырда ук барлыкка килсә дә, техник мөмкинлекләр булмау сәбәпле, Чарльз Бэббидж һәм iconКомпьютер сочиняет
Компьютер может использовать заданный объем информации и вложенный в неё запас образных выражений. Сочетание информации, образов,...
Компьютер- ХХ гасырның иң зур ачышларының берсе. Компьютер ясау идеясе ХIХ гасырда ук барлыкка килсә дә, техник мөмкинлекләр булмау сәбәпле, Чарльз Бэббидж һәм iconПояснительная записка Обыденным делом стал компьютер в нашей жизни. Ведь на самом деле, при разумном использовании компьютер оказывается таким замечательным другом и помощником Хочется в это верить и с этими мыслями садиться за компьютер
Программа предназначена для развития творческой активности детей, обеспечивающая развитие познавательных интересов в обучении и составляющим...
Компьютер- ХХ гасырның иң зур ачышларының берсе. Компьютер ясау идеясе ХIХ гасырда ук барлыкка килсә дә, техник мөмкинлекләр булмау сәбәпле, Чарльз Бэббидж һәм iconГлаза и компьютер
Раньше считалось, что зрение портится, если много смотреть телевизор и читать в темноте и движущемся транспорте. Теперь добавился...
Компьютер- ХХ гасырның иң зур ачышларының берсе. Компьютер ясау идеясе ХIХ гасырда ук барлыкка килсә дә, техник мөмкинлекләр булмау сәбәпле, Чарльз Бэббидж һәм iconКомпьютер как формальный исполнитель алгоритмов (программ)
Для того, чтобы компьютер мог его выполнить, алгоритм должен быть записан на понятном для компьютера языке
Компьютер- ХХ гасырның иң зур ачышларының берсе. Компьютер ясау идеясе ХIХ гасырда ук барлыкка килсә дә, техник мөмкинлекләр булмау сәбәпле, Чарльз Бэббидж һәм iconЖасалыну єЅрылымы кјлiкпен немесе тЅтынушыны јзi алып жѕруге єолайлы ша№ын компьютер. Оны сЅйыє кристалл негiзiнде жасал№ан компьютер єорабыны жабу
Жасалыну єЅрылымы кјлiкпен немесе тЅтынушыны јзi алып жѕруге єолайлы ша№ын компьютер. Оны сЅйыє кристалл негiзiнде жасал№ан компьютер...
Компьютер- ХХ гасырның иң зур ачышларының берсе. Компьютер ясау идеясе ХIХ гасырда ук барлыкка килсә дә, техник мөмкинлекләр булмау сәбәпле, Чарльз Бэббидж һәм iconПрограмма это последовательность команд, которую выполняет компьютер в процессе обработки данных
Ни компьютер в целом, ни его составные части не способны сами по себе обрабатывать информацию. Управляют работой компьютера программы,...
Компьютер- ХХ гасырның иң зур ачышларының берсе. Компьютер ясау идеясе ХIХ гасырда ук барлыкка килсә дә, техник мөмкинлекләр булмау сәбәпле, Чарльз Бэббидж һәм iconКлассный час на тему Компьютер друг или враг
Цель: выявить положительные и отрицательные стороны появления компьютера в нашей жизни, ответить на главный вопрос: компьютер – это...
Компьютер- ХХ гасырның иң зур ачышларының берсе. Компьютер ясау идеясе ХIХ гасырда ук барлыкка килсә дә, техник мөмкинлекләр булмау сәбәпле, Чарльз Бэббидж һәм iconСтуденческий чемпионат «Собери компьютер»
Россвязи Ставропольского колледжа связи им. Героя Советского Союза В. А. Петрова прошел студенческий чемпионат «Собери компьютер»....
Разместите кнопку на своём сайте:
Документы


База данных защищена авторским правом ©kzdocs.docdat.com 2012
обратиться к администрации
Документы
Главная страница